21 март – Бөтендөнья Чәчәкләр көне. Язның беренче билгеләре һәм символы булып – чәчәкләр санала. Шул уңайдан Саба районы Үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен “Чәчәкләр – табигатьнең елмаюы!” дип исемләнгән китап һәм журналлардан торган күргәзмә төзелде, чәчәкләр ясау буенча мастер-класс уздырылды.