Туктар авылы «Тамчы» балалар бакчасында бу атнада эшчәнлекләр “Сулар ага,бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан” темасына багышланды. Сөйләм үстерү эшчәнлегендә балалар кошлар турында сөйләштеләр. “Кошлар кайтты”, “Кайсы кош артык?” уеннарын кызыксынып уйнадылар. Соңыннан “Карга боткасы” пешереп кошларны сыйладылар.
Сурәтләү һәм кору эшчәнлегендә язның беренче чәчәкләре-умырзаяларны ясадылар.