31 март көнне Тимершык авыл җирлеге үзешчәннәре Саба муниципаль районы карары нигезендә “Хор көрәше” дип исемләнгән конкурс кысаларында Иске Мичән мәдәният йортында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән иҗат-отчет концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Чарада җирлектәге барлык оешма -предприятиеләр, җирлек халкы актив катнашып чыгышлар ясадылар.
1 апрельдән татарстанлыларның социаль пенсияләре артты
Олы Кибәче авыл клубы сәхнәсендә җирле эшмәкәр Фәһим Бикмиев "Моңнар кайтсын авылга" исемле концерт-очрашу оештырды. Чарада Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев үзенең Саба районыннан чыккан җырчы-шәкертләре белән чыгыш ясады. Шулай ук җирлектәге үзешчәннәр дә үзләренең матур номерлары белән катнаштылар. 3 сәгатьлек тамашаны тамашачы бик җылы кабул итте һәм ул күңелләрдә озак сакланыр.
1 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә көлке көне уңаеннан “Җанлы кәмит!” дип исемләнгән юмористик концерт утте. Тамашачылар өчен Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Концертта театраль күренешләр, миниатюралар, сатирик куплетлар, биюләр, вокаль номерлар күрсәтелде. Катнашучылар гына түгел, залдагы тамашачылар да бик күп уңай эмоцияләр ала алдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен конкурс башлануы турында игълан итә. Заявкалар һәм документлар 2019 елның 29 мартыннан 29 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грантлар бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат белән сылтама буенча урнаштырылган.
2019 елның 1 апрелендә МБУ «Спорт комплекс» та 19:00 сәгатьтә Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионат узачак
2019 елның 30 мартында Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты конкурсының «Иҗади гаилә» номинациясенең муниципаль этабы узды.
Кешелек үз тарихы дәвамында акрынлап төрле казанышларга ирешә һәм аның бурычы – әлеге казанышларны саклау, өйрәнү, баету, киләчәк буынга тапшыру. Шул рәвешле, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре барлыкка килгән, алар безгә элеккеге чорларның белемнәрен, тәҗрибәсен һәм рухын бирә. Дөньяның күренекле тарих һәм мәдәният һәйкәлләре аеруча кадерле.
Мондый тарихи кыйммәтләр безнең шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә дә бар.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре данлыклы көрәшчеләр авылы, Тенеки авыл клубында якташ шагыйрәбез, өч китап авторы Илмира Гимаева белән “Дусларым- шигырьләрем” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде