Балалар Иҗат үзәгендә “Иҗади гаилә” номинациясе үтте

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

2019 елның 30 мартында Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты конкурсының «Иҗади гаилә» номинациясенең муниципаль этабы узды. Әлеге номинациядә гаилә иҗат коллективлары катнашты. Югары Симет авылыннан Имамиевлар, Алан Елгадан Фаваризовлар, Олыяз авылыннан Әхмәтовлар, Байлар Сабасыннан Кашаповлар, Иске Мичән авылыннан Хадиевлар гаиләсе үзләренең матур чыгышлары белән истә калдылар. Бәйрәмдә катнашучы барлык гаиләләр дә Дипломга ия булдылар. Балалар Иҗат Үзәге директоры Хабибрахманова Венера Адлеровна балалар тәрбиясенә битараф булмаганнары, гаиләдә дөрес тәрбия бирүләре өчен барлык әти – әниләргә зур рәхмәтен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International