7 май - радио көне, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 7 майда, Радио көне — элемтә тармагы белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме билгеләп үтелә!

Хезмәтләре дөньяны якынайта һәм аңлаешлырак иткән барлык белгечләрне: инженерларны, техникларны, радио алып баручыларны, журналистларны һәм элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз

"Саба дулкыннары" радиосы коллективына аерым рәхмәт . Сезнең профессиональлегегез, эшкә тугрылыгыгыз һәм эфирда көн саен тудырган атмосферагыз өчен рәхмәт!

Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, яңа иҗади уңышлар һәм кызыклы проектлар, тотрыклы сигнал һәм чиста эфир, иң кыю идеяләрне тормышка ашыру өчен илһам һәм энергия, рәхмәтле тыңлаучылар һәм тугры дуслар телибез.

Элемтә ышанычлы булсын, яңалыклар яхшы гына булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International