Эзмә урта мәктәбе укучылары, волонтерлары "Георгиевская лента" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Алар һәр кеше Бөек Җиңүнең бу кечкенә, ләкин бик мөһим символын алсын өчен урамга чыктылар.
Кара-кызгылт-сары тасма-ул бизәк кенә түгел. Бу-ветераннарга чиксез рәхмәт билгесе, һәлак булган геройларны искә алу һәм рухыбызның какшамаслыгы символы.
Балалар үтеп баручыларга лентаның тарихы һәм аны ничек дөрес киеп йөрү турында сөйләделәр. Битараф калмаган һәркемгә рәхмәт! Без тарихны бергә саклыйбыз.