Бүген Муса Җәлил исемендәге Татарстан дәүләт академия опера һәм балет театрында (Казан шәһәре) Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81‑нче еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул Татарстан ветераннарына, тыл хезмәтчеләренә һәм сугыш гамелләренә катнашучыларга котлау сүзләре җиткерде.
Шулай ук чарада безнең район делегациясе дә катнашты. Аның составына тыл ветераннары, сугыш баласы һәм махсус һәрби операциядә һәлак булган солдатның тол хатыны керде. Делегацияне район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары — Аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов җитәкләде.