Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре: белем, тәҗрибә һәм рух бирүчеләр

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

    Кешелек үз тарихы дәвамында акрынлап төрле казанышларга ирешә һәм аның бурычы – әлеге казанышларны саклау, өйрәнү, баету, киләчәк буынга тапшыру. Шул рәвешле, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре барлыкка килгән, алар безгә элеккеге чорларның белемнәрен, тәҗрибәсен һәм рухын бирә. Дөньяның күренекле тарих һәм мәдәният һәйкәлләре аеруча кадерле.

    Мондый тарихи кыйммәтләр безнең шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә дә бар. 

   1. Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары:

1) архитектура һәйкәле - 1841 нче елда нигез салынган Байлар Сабасы мәчете

2) тарих һәйкәле - Закир Йосыпов кабере, ул 1928 елда коллективлашу чорында кулаклар тарафыннан үтерелә.

    2. Шулай ук республика әһәмиятендәге яңа ачыкланган мәдәни мирас объектлары да бар:

1) Г. Закиров бюсты

2) «Бөек Ватан сугышында Сабалылар " мемориаль комплексы.

    3. Монументаль сәнгать һәйкәлләре:

            - Тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл

            - Монумент-һәйкәл " Вакыт безне сайлады»

            - В. И. Ленинга һәйкәл

            - Корчагинга һәйкәл.

           - Габдулла Тукай премиясе лауреатлары аллеясы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International