Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре данлыклы көрәшчеләр авылы, Тенеки авыл клубында якташ шагыйрәбез, өч китап авторы Илмира Гимаева белән “Дусларым- шигырьләрем” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде. Һәр китабына аерым тукталып,тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алып, шигырь укып,җырлап үтте шигырь кичәсе. Бик җылы,тәрбияви очрашу булды.Кичәнең хөрмәтле кунагы “Ватаным Татарстан”газетасы журналисты,Тенеки авылы кызы якты күңелле, ачык йөзле,үз һөнәренең остасы Рәсимә Галиеваның катнашуы,чыгышы да халыкны үзенә җәлеп итте.