Эшче һөнәрләре елы кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр КФХ "Мөхәммәтшин"да экскурсиядә булдылар. Балалар терлекчеләр хезмәте турында белемнәрен киңәйттеләр, җиһазлар һәм механизмнар белән таныштылар. Экскурсия дәвамында авыл хуҗалыгы һәм сөт продукциясе җитештерү белән кызыксындылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
29 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Иләбәр авыл клубында “Чын куңелдән” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт җырлар, биюләр, миниатюралар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны чын куңелдән көчле алкышлар белән карадылар.
28нче март көнне Татарстан Республикасының Әлмәт районында балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" VII Республика фестивале үтте. Анда Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Л.А. Хисмәтова) да катнашты. Коллектив "Капка ачу" күренеше күрсәтеп Лауреат исеменә лаек булды һәм диплом, истәлекле бүләкләр алып кайтты.
2019 елның 31 мартында Казан шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Детство цвета апельсина» дип исемләнгән Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды. Конкурсның төп максаты - сәнгать ярдәмендә планетаның төрле почмакларыннан килгән балаларны берләштерү, дөньяның төрле илләрендәге мәдәни традицияләрне саклау һәм дәвам итү. Конкурсны оештыручы - ҖЧҖ «Хрустальное сердце мира» фестиваль халыкара хәрәкәте». Конкурска республиканың төрле почмакларыннан катнашучылар җыелды. Шулай ук Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары да катнаштылар. Безнең конкурсантлар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
31 март көнне яшьләр арасында районара киберфутбол буенча турнир булып узды. Әлеге турнирны оештыручылар - «Бердәм Россия”нең “Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты. Чарада Саба, Балтач, Арча муниципаль районыннан 8 кеше катнашты.
2019 елның 30 мартында Йошкар-Ола шәһәрендә «Чулпан " VIII төбәкара балалар үзешчән иҗаты фестиваль - конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты-талантлы, үзенчәлекле коллективларның сәнгать потенциалын эзләү. «Республика татар мәдәният үзәге» дәүләт мәдәният учреждениесендә узган бу фестивальдә «Яшьлек» хореография коллективы, «Тамчы» вокаль ансамбле, шулай ук катнаш башкаручылар Нуриевның «Вокал» номинациясендә, Зәйнетдинова Ралина һәм Хәйруллина Динара катнашты.
30 март көнне район мәдәният йортында " Татар кызы - 2019 «бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Бүген Саба муниципаль районының "Саба "йөзү бассейнында И. Х. Зиннуров кубогына йөзү буенча Спартакиада узды.
«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы буенча 2020 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне билгеләү буенча рейтинг тавыш бирүнең еллык этабы башланды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча исемлеккә Татарстан Республикасының күпчелек халкы тавыш биргән объектлар кертеләчәк.
Тавыш бирүдә катнашу өчен башта үзегез яшәгән Татарстан районын, аннары төзекләндерү өчен территорияне сайларга кирәк. Һәр муниципаль районда берничә территория сайларга яки үз вариантын тәкъдим итәргә мөмкин. Сораштыру узганнан соң, респондентлар район буенча агымдагы рейтингны күрә алачак. Мәгълүмат булачак отображена бу процентах. Карау нәтиҗәләрен карарга була соң гына тавыш бирү.
Саба муниципаль районы буенча тавыш бирү өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: Тавыш бирергә
Анда Түбән Симет, Креннә, Яңа Мичән авыл мәдәният йорты , Тимершык авыл мәдәният йорты , Көек , Кече Шыңар авыл мәдәният йорты, Мигер авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре катнашты . Шулай ук сәхнәдә Теләче районының Максабаш авылы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларын күрү дә күңелле булды.Алан, Арча районының Курса-Почмак. Программа бик төрле иде. Башкаручыларның осталыгы, ярдәмчеллеге аркасында концерт тамашачылар өчен дә, катнашучыларның үзләре өчен дә чын бәйрәм булды. Очрашуның беренче минутларыннан җылы дустанә атмосфера урнашты. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды. Концерт программасы иске һәм игелекле дуслар очрашуын хәтерләтте.
Чын күңелдән, юмор белән һәм гаиләдәге вакыт сизелми дә үтеп китте. Тамашачылар бик озак кадерле кунакларны җибәрмәде, күтәренке кәеф өчен рәхмәт әйттеләр һәм иҗади уңышлар теләделәр.