Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 19 декабрендәге 01-05/343-пр номерлы боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы теркәлгән органнар тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү уздыру тәртибе турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү уздыру тәртибе нигезендә, Саба муниципаль районының АПК предприятиеләрендә ел саен техник карау графигы нигезендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник караулар уздырыла.
Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының комиссиясе утырышы протоколы (23.04.2013) Нигездә, предприятиеләрдә күпчелек техника һәм тагылма тәкъдим ителгән. Ут җиһазлары, руль идарәсенең суммар люфты, шиннарның тузуы буенча кисәтүләр бар. Техник карап чыгуга тәкъдим ителгән барлык техника да ут сүндергечләр, аптечкалар, кире кайтару өчен кое, яктылык кайтаручы жилетлар белән тәэмин ителгән. Кышкы чорда кар чистартканда һәм терлекчелектәге транспорт эшләрендә кулланылган техниканың бер өлеше әлегә ремонтта. Төп сәбәпләр аркасында куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән һәм техник карау актлары һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр бирелгән тракторлар һәм тагылмалар белән 20 көн дәвамында техник карап чыгулар узачак.
Техник карау тәмамланганнан соң, механизаторлар белән үзйөрешле машиналарда эшләгәндә хезмәтне саклау буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелә. Шулай ук агрегатларны язгы кыр эшләренә тиз арада комплектлау буенча бурычлар да куела.
2019 нчы елның 28 нче марты көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Хабибуллина Г.Р. түгәрәгендә хезмәт остаханәсендә атна саен «Оста куллар» түгәрәгендә тегү буенча дәресләр үткәрелә, балалар анда бик матур эйберләр тегәләр.
Подрядчы оешма ИП Таипов тарафыннан Саба муниципаль районының Тимершык авылында Яшьләр урамы буенча 18-нче номерлы торак йорт төзү буенча эшләр тәмамланып килә.
Казанда яшәүче якташыбыз, Алан авылы тумасы, шәхси эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллинаның "Ялантауга ай кунган" дип исемләнгән китабы дөнья күргән иде. Моңарчы без Равилә ханымны балалар шагыйрәсе буларак белсәк, бу әсәре аша без аны прозаик буларак ачтык. Шушы уңайдан 27 март көнне Саба район үзәк китапханәсе «Тулпар » рестораннында китап белән таныштыру кичәсе үткәрде...
28 март көнне Туктар авыл китапханэсендэ "Куп белучелэр" клуб берлэшмэсенен утырышы булып узды. Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре беләнберлектә “Яшь китапханәчеләр” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар өчен «В мире сказок» - исемендә бик кызыклы викторинауздырдылар.
23 нче март көнне Лесхоз мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Мишә авыл җирлеге белән берлектә, Нәүрүз бәйрәме оештырдылар
27 март көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында балалар өчен Бөтендөнья Театр көненә багышланган "Бөтен дөнья театр" дип исемләнгән чара булып узды. Башта тематик әңгәмә булды, аннары "Татар театры нәрсәдән башланды?" дип исемләнгән презентация карадылар. Әңгәмә барышында балалар бик күп яңалыклар белделәр-беренче татар пьесасы кайчан язылган, иң беренче татар театры кайчан куелган,татар профессиональ театрының чишмә башында кемнәр торган.
2019 елның 30 мартында Шәмәрдән авылында Валиуллин М. Г. истәлегенә чаңгы сезоны ябылу тантанасы узачак.
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә мәктәпкәчә белем бирүгә мөһим аспекты буларак, әйләнә-тирә мохитен үстерүгә аерым игътибар бирелә.
23 март көнне Лесхоз бистәсендә Минниханов Нургали Миннехан улы истәлегенә шахмат ярышлары булып узды. Бу ярышларда Ганиев Айдар, Шакирова Марселя, Мусин Мулланурлар уңышлы чыгыш ясап 3 урынга лаек булдылар