"Бөтен дөнья театр"

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

27 март көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында балалар өчен Бөтендөнья Театр көненә багышланган "Бөтен дөнья театр" дип исемләнгән чара булып узды. Башта тематик әңгәмә булды, аннары "Татар театры нәрсәдән башланды?" дип исемләнгән презентация карадылар. Әңгәмә барышында балалар бик күп яңалыклар белделәр-беренче татар пьесасы кайчан язылган, иң беренче татар театры кайчан куелган,татар профессиональ театрының чишмә башында кемнәр торган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International