Әдәби кунакханә

2019 елның 29 марты, җомга

Казанда яшәүче якташыбыз, Алан авылы тумасы, шәхси эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллинаның  "Ялантауга ай кунган" дип исемләнгән китабы дөнья күргән иде. Моңарчы без Равилә ханымны балалар шагыйрәсе буларак белсәк, бу әсәре аша без аны прозаик буларак ачтык. Шушы уңайдан 27 март көнне  Саба район үзәк китапханәсе «Тулпар » рестораннында  китап  белән таныштыру кичәсе үткәрде...

     Равилә ханым очрашуга дуслары , телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артисты,  сәнгать эшлеклесе , Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева һәм  күренекле хатын – кызларыбыз белән таныштырып баручы Сөембикә журналының  баш мөхәррир урынбасары, Апас кызы   Гөлнур ХӘСӘНШИНА (САФИУЛЛИНА)  белән килгән иде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International