27 нче мартта Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә Мишә авылы җирлеге Сабабаш авылы мәктәп коллективы һәм үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелгән Юныс Әминовның «Язылмаган законнар” әсәре сәхнәләштерелде. “Артистлар” үз рольләрен бик тырышып, сәнгатьле итеп башкардылар, халык алврны көчле алкышларга күмде.
Иске Икшермә авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм Байкиев К.С. исемендәге Икшермә интернат кадет мәктәбе укучылары ”Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр.
27 март көнне «“Saba Balahoner” һөнәрләр шәһәре» муниципаль Программа буенча һөнәри юнәлеш бирү проекты үз эшен башлап җибәрде.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче пенсионерлар һәм инвалидлар арасында ел саен тирәнәйтелгән медицина тикшерүе уздыру оештырылды.
23 март көнне Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Авыл халкы һәм кунаклар төрле спорт уеннарында катнаштылар, кайнар чәй, коймак һәм ботка белән сыйландылар - болар барысы да бәйрәм атмосферасы һәм җыелганнарның яхшы кәефен тудырды. Шулай ук җирлектә яшәүчеләр арасында ир-атлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Волейболда 6 команда катнашты. 1 урынны Бигеней командасы яулады.
24 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханәче катнашында “Нәүрүз” бәйрәме уздырылды.
24 март көнне Югары Симет һәм Түбән Симет авылларында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.
25 март көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә"Балачак"клубы членнары катнашында "Китап тылсымлы дөнья " -
әдәби сәгать үткәрде.25 март көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханәнең "Китап сөючеләр" клубы белән "Тукай безнең күңелләрдә" дигән тамчы шоу интеллектуаль күңел ачу бәйгесе үткәрелде.Курсабаш авыл китапханәсендә "Эшче һөнәрләр елы" кысаларында "Һөнәрләр аланына сәяхәт" дигән танып белү сәгате үтте.25нче март көнне Шәмәрдән авылы балалар китапханәсендә китапханә мөдире Зарипова И.Х. "Читайка" клубы әгъзаларына "Яз йолдызчыклары" дип исемләнгән чара үткәреде.25 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе каршында эшләүче "Китап сөярләр" клуб берләшмәсе членнары белән берлектә " Табын ризыклы - яшәү кызыклы"дигән исем астында С.Кайдашның "Все любят пряники" дигән китабына нигезләнеп әдәби танып-белү сәгате уздырылды.25 март көнне Мингәр авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен Балалар китабы атналыгы кысаларында "Праздник в стране Читалии" исемле әдәби сәгать үткәрелде.Тимершык авыл китапханэсендэ "Китап сөючеләр " клубына йөрүче балалар белән " Кояш чыкса, табигать яңара- китап укысаң күңелен агара" дип исемләнгән китапханә сәгате уздырылды.25 марта Иштуган авылы китапханәсендә "Яшә китап"дигән кызыксыну буенча балалар клубының чираттагы утырышы узды.
Саба районы фельдшерлары халык белән даими эш алып баралар. Тимершык ФАП фельдшеры Галимҗанова А. М. Тимершык урта мәктәбе укучыларының ата-аналары җыелышында «Демографик кризис»темасына лекция үткәрде. Эзмә ФАПы фельдшеры Шайхетдинова Г. Ш. Эзмә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Булачак әниләрнең сәламәтлеге " темасына лекция үткәрде. Сабабаш ФАП фельдшеры Сабирҗанова Г. М. Сабабаш урта мәктәбенең ата-аналар җыелышында «Хатын-кыз сәламәтлеге» темасына лекция үткәрде.