Клуб берләшмшлшре эшчәнлеге

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

"Китап тылсымлы дөнья»  - әдәби сәгать

25 март көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә"Балачак"клубы членнары катнашында  "Китап тылсымлы дөнья "   -
әдәби сәгать үткәрде.Чара барышында балалар китабы атналыгы, яз аендагы бәйрәмнәр, истәлекле даталар турында мәгълүмат бирелде, "Балачак әдипләре" ,"Иң яхшысы балаларга", "Әкиятләр илендә "
китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды, балалар өчен иҗат ителгән китаплар  тәкъдим ителде.
Чарада Саба район үзәк китапханәсенең китапханәчеләре Альбина Ринат кызы һәм Рәзина Фәнис кызы катнаштылар.

"Тукай безнең күңелләрдә" интеллектуаль күңел ачу бәйгесе

25 март көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йортында  китапханәнең "Китап сөючеләр" клубы белән "Тукай безнең күңелләрдә" дигән тамчы шоу интеллектуаль күңел ачу бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә ике команда: "Шүрәле" һәм "Су анасы" командалары көч сынашты. Хәр команда зур тырышлык белән биремнәрне үтәделәр. "Су анасы" командасы 48 очко белән җиңү яулады.

"Һөнәрләр аланына сәяхәт" танып белү сәгате

Курсабаш авыл китапханәсендә "Эшче һөнәрләр елы" кысаларында "Һөнәрләр аланына сәяхәт" дигән танып белү сәгате үтте. Китапханәче балаларга төрле һөнәрләр турында кызыклы мәгьлүматларны уен формасында җиткерде. Балалар уен барышында үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр.

"Яз йолдызчыклары"

25нче март көнне Шәмәрдән авылы балалар китапханәсендә китапханә мөдире Зарипова И.Х. "Читайка" клубы әгъзаларына "Яз йолдызчыклары" дип исемләнгән чара үткәреде. Чара "Үзуен" формасында үтте. Уенда дүрт укучы 3 раундта булган сорауларга җавап биреп көч сынаштылар һәм жюри әгъзалары Шамилова А.Р. һәм Даминова Р.Ф. ярдәмендә җиңүче билгеләнде.  Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Табын ризыклы - яшәү кызыклы" -  әдәби танып-белү сәгате

25 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе каршында эшләүче "Китап сөярләр" клуб берләшмәсе членнары белән берлектә " Табын ризыклы - яшәү кызыклы"дигән исем астында С.Кайдашның "Все любят пряники" дигән китабына нигезләнеп әдәби танып-белү сәгате уздырылды.Прәннек ризыгының тарихы белән китапханәче таныштырды.Прәннек пешерү буенча мастер - класс күрсәтелде.Прәннек белән чәй эчкән вакытта табын арты әдәпләре турында авылыбызның Ак әбие Тәслимә апа Сираҗиева үтемле итеп аңлатты.

25 март көнне Мингәр авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен Балалар китабы атналыгы кысаларында "Праздник в стране Читалии" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче атналыкның тарихын сөйләде, китап геройларына багышланган табышмаклар һәм викторина үткәрде. Соңыннан Акцияда катнашкан укучыларга дипломнар тапшырылды.

" Кояш чыкса, табигать яңара- китап укысаң күңелен агара" китапханә сәгате

Тимершык авыл китапханэсендэ "Китап сөючеләр " клубына йөрүче балалар белән " Кояш чыкса, табигать яңара- китап укысаң күңелен агара" дип исемләнгән китапханә сәгате уздырылды.Китапханә сагате барышында китапның килеп чыгышы,китапны саклап уку турында сойләнде.Икенче олешендә тузган китапларны ремонтлау буенча мастер класс курсәтелде.

«Яраткан китапларның Мәрхәмәтле дөньясы " китапханә дәресе

25 марта  Иштуган авылы китапханәсендә "Яшә китап"дигән кызыксыну буенча балалар клубының чираттагы утырышы узды. "Яраткан китапларның Мәрхәмәтле дөньясы "дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде . "Тукланган яшьлек таңында" дигән тематик китапларга күзәтү үткәрелде, анда яшүсмерләр яшендәге балалар өчен әсәрләр кертелгән иде". Аннан соң балалар китап турында мәкальләрдә җитмәгән сүзләр язылырга тиеш булган биремне үтәделәр. Соңыннан Шаян табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International