Мишә авыл җирлегендә "Нәүрүз" бәйрәме

2019 елның 29 марты, җомга

23 нче  март көнне Лесхоз мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре  Мишә авыл җирлеге белән берлектә, Нәүрүз бәйрәме оештырдылар. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Бүгенге көндә “Нәүрүз” халык күңелендә “Карга боткасы”, куңелле уеннар, җыр-биюләр буларак яши. Яз килергә ашыкмаса да, бәйрәмебез бик күңелле үтте. Иртә таңнан учак ягып, халыкны кайнар чәй һәм “карга боткасы” белән сыйлау тәэмин ителде. Яз кызы – Ләйсән килгәч, күңелле уеннар башланып китте. Уеннар командаларга бүленеп уйналды.1,2,3 урын алган командаларга акчалата бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Балалар һәм әбиләр дә читтә калмадылар, алар өчен дә кызыклы уеннар оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International