Эшче һөнәрләре елы кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр КФХ "Мөхәммәтшин"да экскурсиядә булдылар. Балалар терлекчеләр хезмәте турында белемнәрен киңәйттеләр, җиһазлар һәм механизмнар белән таныштылар. Экскурсия дәвамында авыл хуҗалыгы һәм сөт продукциясе җитештерү белән кызыксындылар. Экскурсия балаларга бик ошады.