2 апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында Явлаштау, Шәмәрдән, Иштуган, Курсабаш, Шекше, Мишә, Эзмә, Олыяз авыл мәдәният йортлары, Серде, Түбән Отарка, Мичәнбаш, Кырбаш, Өтернәс, Пүкәл, Иләбәр авыл клублары өчен «ел гаиләсе-2019» смотр - конкурсының зона этабы булып узды.
2019 нчы елның 02 нче апрелендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, суд приставы, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты.
Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча (конвертлы түләү системасы, эш бирүче хезмәткәрләре белән хезмәт килешүләре төземичә хезмәт эшчәнлеген алып бару) гражданнар мөрәҗәгать итә ала.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә азык әзерләүдә катнашалар. Алар зур канәгатьләнү белән хәзерлиләр, яшелчәләр чистарталар. Бергәләп әзерләнгән ризык тәмлерәк килеп чыга, өлкәннәрнең кәефен күтәрә һәм тынычландыра
Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасы командасы Кукмара шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелгән шахмат фестивалендә катнашты.
2019 елның 1 апрелендә МБУ «Спорт комплекс» та 19:00 сәгатьтә Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионаты узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2018 елның 29 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы (алга таба – килешү) турында килешү имзаланды (теркәлә).
30 нчы март конне Шәмәрдән авыл җирлегендә Вәлиуллин М.Г. истәлегенә һәм чангы шуу сезоны ябылуына багышланган чангы ярышы узды.. Җинучеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр.
«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы буенча 2020 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне билгеләү буенча рейтинг тавыш бирүнең еллык этабы башланды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча исемлеккә Татарстан Республикасының күпчелек халкы тавыш биргән объектлар кертеләчәк.
Тавыш бирүдә катнашу өчен башта үзегез яшәгән Татарстан районын, аннары төзекләндерү өчен территорияне сайларга кирәк. Һәр муниципаль районда берничә территория сайларга яки үз вариантын тәкъдим итәргә мөмкин. Сораштыру узганнан соң, респондентлар район буенча агымдагы рейтингны күрә алачак. Мәгълүмат булачак отображена бу процентах. Карау нәтиҗәләрен карарга була соң гына тавыш бирү.
Саба муниципаль районы буенча тавыш бирү өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: Тавыш бирергә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен конкурс башлануы турында игълан итә. Заявкалар һәм документлар 2019 елның 29 мартыннан 29 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грантлар бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат белән сылтама буенча урнаштырылган.