Югары Симет авылында , “Аренда торагы “ программасы буенча төзелгән йорт , “Симет” хуҗалыгында эшләүче яшь гаиләгә , Шарифуллиннар гаиләсенә бирелде.Югары Симет авыл җирлеге.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Шәмәрдән бистәсенең «Тулган ай " фольклор ансамбле хәйрия концерты белән булды. Биредә яшәүчеләр алдында матур һәм дәртле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барлык яшәүчеләр канәгать калды һәм яңа очрашулар турында теләк белдерделәр.
2019 елның 29 мартында Саба район хастахэнэсендэ " Терроризмга каршы куркынычсызлык " темасына планнан тыш инструктаж үткәрелде.
3 апрель көнне "Игенче" җәмгыятендә Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары буенча бүлеге һәм Башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Әхмәтшин А. Ф. белән берлектә транспорт чараларын гаскәрләргә чыгаруга әзерлеге буенча тикшерү үткәрелде.
2019 нчы елның 2 нче апрелендә Теләче муниципаль районы мәдәният йорты базасында «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабы булып узды.
1 апрельдә без кошлар көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәм бу көнне очраклы рәвештә генә билгеләп үтелми. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенция имзалана.
30 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында яшьләр тарафыннан М. Гыйләҗевның "Казан егетләре" спектакле куелды.
Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән Сатыш һәм Бигәнәй командалары катнаша. Кичәге уен нәтиҗәләре буенча Сатыш һәм Бигәнәй командасы үз группаларыннан чыктылар. Котлыйбыз.
2нче апрель көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Әдәби манзара" әдәби кунакханә узды
2нчы апрель көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр һәм "Сөембикә" клуб берләшмәсе Туктар авыл китапханәчесе Мөхәрләмова А.Т. мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уздырган "Әдәби манзара"-әдәби кунакханәдә катнаштылар