30 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында яшьләр тарафыннан М. Гыйләҗевның "Казан егетләре" спектакле куелды. Яшьләр бу спектакльгә бөтен тырышлыкларын куеп әзерләнделәр. Ай ярымга сузылган әзерлек барышында тату гаилә кебек бер- берсен ярты сүздән аңлап бер - берсе белән киңәшләшеп эш иттеләр. Спектакльне авылыбыз тамашачысы бик җылы кабул итте. Тулы заллар, көчле алкышлар шуны дәлилләде. Авылыбызның "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче уңган ханымнары спектакльдә катнашучы егетләргә чиккән кулъяулыклар, кызларга чиккән алъяпкычлар бүләк иттеләр. Ә. Каримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе директоры Билалова Ләйсән Ракиповна килүе һәм яшьләрнең чыгышын югары бәяләве катнашучыларга көч өстәде һәм алга таба да иҗат эшенә рухландырды.