«Без бергә» конкурсының зона этабы

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 нчы елның 2 нче апрелендә Теләче муниципаль районы мәдәният йорты базасында «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабы булып узды. Анда 22 концерт номеры белән безнең район укучылары һәм иҗат коллективлары да катнашты.

Жюри әгъзалары игътибарына «Россия сувенирлары» декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе, «Әкият һәм риваять канатларында» дип исемләнгән фотокүргәзмә һәм муниципаль этап җиңүчеләренең чыгышларыннан төзелгән концерт программасы тәкъдим ителде.

Нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел, әмма жюри безнең район укучыларының иҗатын лаеклы бәяләр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International