2нчы апрель көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр һәм "Сөембикә" клуб берләшмәсе Туктар авыл китапханәчесе Мөхәрләмова А.Т. мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уздырган "Әдәби манзара"-әдәби кунакханәдә катнаштылар. Әлеге чараның төп максаты -халыкны китап укуга җәлеп итү.Катнашучыларның төп максаты булып әсәрне язган авторны тану һәм әсәрнең исемен әйтү. Шулай ук әсәр эченә яшерелгән хатын-кыз образы турында мәгълүмат бирелде,кыскача сөйләп үтелде. Чара җырлар белән үрелеп барды.Чара ахырында Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашучыларга үз фикерләрен, рәхмәт сүзләре әйтеп һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырып тәмамлады.