1 апрельдә без кошлар көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәм бу көнне очраклы рәвештә генә билгеләп үтелми. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенция имзалана. Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында Югары Шытсу авыл китапханәсе үзенең яшь укучыларына “Хуш киләсез кошкайлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә төп геройыбыз, канатлы дусларыбыз турында китаплар җыелган. 2019 елның 1 апрелендә китапханәдә “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен кошлар турында шигырьләр, хикәяләр кычкырып уку үткәрелде. Балалар каурыйларның ничек һәм кайда кышлавы, җылы илләргә нинди кошлар очып китүе, ә кайсылары калуы турында кызыксынып тыңладылар. Балалар бердәм рәвештә сорауларга җавап бирделәр, кошлар турында презентация карадылар. Катнашты: 7 кеше