Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасы командасы Кукмара шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелгән шахмат фестивалендә катнашты. Гибадуллин Арслан, Димитриева Екатерина, Гатауллина Мәликә 9 команда арасында уңышлы чыгыш ясап 2 урынны яулады. Балаларның тренеры - Закиров Динар Рамилевич. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!