Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы, Кукмара шәһәрендә уздырылган турнирда лаеклы беренче урынны яулады. Котлыйбыз һәм унышлар телибез! “Курсабаш авыл җирлеге”.
15-16 нчы май көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында Ботенроссия АгроНТИ конкурсының региональ этабы узды.
Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Гаилә көне” уңаеннан балалар бакчасында “Җирдә миңа ни кирәк? Әти дә әни кирәк” дип аталган чара уздырдылар. Балалар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, әти-әниләрен бәйрәм белән котлау сүзләре өйрәнделәр. Уеннар һәм конкурсларда катнашканнан соң, бәйрәмне “Рәхмәт сезгә” җыры белән тәмамладык.
Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.
Татарстанда матбугат көне якынлашу уңаеннан, 16 май көнне Саба Үзәк китапханәсендә “Татарстан китап нәшриятына – 100 ел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде; халкыбызның тарихын, культурасын, көнкүрешен чагылдырган уникаль китаплар куелды. “Өлкәннәр” клубы ветераннары өчен күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Өйдә уку өчен китаплар бирелде.
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Мишә авыл җирлегендә дә чаралар үтте.
15 май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. «Халыкара гаилә көне» халык игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырылган. Бу бәйрәм хөрмәтенә 15 май көнне Сатыш китапханәсендә һәм Сатыш музей мәдрәсәдә балалар өчен рәсем конкурсы үткәрелде.
16 май көнне Саба районы "Ак калфак" җирле оешмасы ифтар ашы уздырды. Чараның мөхтәрәм кунагы Сәйдә Аппакова үзенең үтемле вәгазьләре, үгет, нәсихәтләре белән күңелләргә үтеп керде, бик күп сорауларга җавап бирде. Бөтендөнья "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкиле Алия Басыйрова районыбызда эшләп килүче ак калфаклыларның эшен югары бәяләде, хатын - кызларга изге теләкләрен җиткерде. Ифтар ашы киң күңелле Галимуллиннар гаиләсе хисабына уздырылды, килгән һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты.
16 май көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең яшь скрипкачыларының ата-аналар алдында имтихан-концерты узды.
15 май көнне Иске Икшермэ мэдэният йортында яшь гаилэ Хасановлар белән очрашу булды. Алар бик позитив, актив гаилэ. Хасановлар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, мавыгулары, ирешкән уңышлары турында әйтеп үттеләр. Алга куелган максатлары белән уртаклаштылар.