16 май көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең яшь скрипкачыларының ата-аналар алдында имтихан-концерты узды. Бу үзенә күрә уку елы эшчәнлегенә йомгак ясау иде. Скрипкачылар соло кебек үк, ансамбльнең төрле төркемнәрендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Тамашачылар һәр номерны бик җылы каршы алдылар.