Мишә авыл җирлегендә Халыкара гаилә көне

2019 елның 17 мае, җомга

15 май - Халыкара  гаилә көне. Бу  көн Россиядә 1994 елдан  бирле  билгеләп үтелә. Бу  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Мишә авыл җирлегендә  дә чаралар үтте. Чараларны  уздыруның төп максаты  булып– кечкенәләрне гаилә турында, гаиләнең ныклы, бердәмлеге, татулыгы, балалар – гаиләнең  көзгесе, шатлыгы- куанычы турындагы белемнәрен арттыру тора. Саба урман хуҗалыгы музеенда “Дөнья гаиләдән башлана “дип исемләнгән кинолектория үтте. Лесхоз урта мәктәбендә  беренче һәм икенче класс укучылары өчен “Мин һәм минем гаиләм” исемле викторина уздырылды. Викторина өч турда үткәрелде:

  1. Разминка.
  2. Әкияти калейдоскоп
  3. “Кем һәм кем”.

Соңгы турда укучылар “Мин һәм минем гаиләм” исемле рәсем конкурсында катнаштылар. Барлык укучылар викторинада актив катнаштылар. Алар бу викторинада узләренең гаиләләре турында сөйләделәр.

Бәйрәм чаралары дус һәм табигый узды.  Катнашучылар элеге чарада үзләренә яхшы кәеф, гаилә темасына кагылышлы бик күп белемнәр тупладылар. Бу бәйрәм якыннарыбыз турында кайгыртырга, гаиләнең тормышыбызда нинди зур роль уйнавы турында тагын бер кат уйланырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International