Ифтар ашы

2019 елның 17 мае, җомга

16 май көнне Саба районы "Ак калфак" җирле оешмасы ифтар ашы уздырды. Чараның мөхтәрәм кунагы Сәйдә Аппакова үзенең үтемле вәгазьләре,  үгет, нәсихәтләре белән күңелләргә үтеп керде, бик күп сорауларга җавап бирде. Бөтендөнья "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкиле Алия Басыйрова районыбызда эшләп килүче ак калфаклыларның эшен югары бәяләде, хатын - кызларга изге теләкләрен җиткерде. Ифтар ашы киң күңелле  Галимуллиннар гаиләсе хисабына уздырылды, килгән һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International