Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртып, даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2019 елның 15 маенда Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегендә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ленар Вафин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов гражданнарны кабул итте.
Шәмәрдән лицее базасында «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды
Уенда Саба, Мамадыш, Кукмара, Питрәч һәм Теләче районнарыннан 5 команда катнашты.
Һәр команда 6 станция узарга тиеш иде: физик әзерлек, автомат сүтү һәм җыю, магазин җыю, Россия тарихы буенча тест үткәрү, винтовкадан ату, строй һәм ОЗК смотры.
Барлык этап нәтиҗәләре буенча :
1 урын - Мамадыш районы
2 урын - Кукмара районы
3 урын - Саба районы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсында җиңүчеләрне хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 75 миллион сум тәшкил итә.
Конкурска кертелгән 37 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан грантка эш юнәлешләре, ашлык, ит һәм сөт эшкәртүдән алып монокормалар ясауга кадәр 16 кооператив ия булды:
Подрядчы оешма ИП Таипов тарафыннан "Иске Икшермә авыл җирлеге бинасын төзү" объектын төзү эшләре дәвам итэ. Хәзерге вакытта тышкы диварлар салу эшләре тәмамланып килә.
2019 елда яңа "дача Конституциясе" дип аталган федераль закон үз көченә керде. Бу закон бакчачылар һәм бакчачылар тормышына шактый үзгәрешләр кертте. Йорт яны хуҗалыклары хуҗалары ягыннан сораулар туа, алар дача сезоны ачылу белән аеруча актуаль булдылар һәм белгечләрнең аңлатуларын таләп итәләр.
Явлаштау урта мәктәбе укучылары командасы Саба КВН командалары арасында ярышты. Әлеге “Текәләр” дип аталган команда беренче урынга лаек булды, Казанда узачак финалга узды.
Район хуҗалыкларында кукуруз чәчү бара. Бүгенге көнгә 3500 га мәйданда чәчү эшләре башкарылган.
14 мая в населенных пунтах Мичанского сельского поселении прошли сходы граждан. На сходе были рассмотрены разные вопросы.
2019 елның 13-14 маенда Яр Чаллы шәһәрендә “Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” Республикакүләм һөнәри бәйгесенең финалы үтте.
Елыш авылында халык һәм иганәчеләр ярдәме белән мәчет төзелеше дәвам итә.