2019 елның 13-14 маенда Яр Чаллы шәһәрендә “Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” Республикакүләм һөнәри бәйгесенең финалы үтте. Бөтен республика конкурсантлары 4 номинациядә ярышты: "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе", "Иң яхшы педагог-психолог", "Иң яхшы педагог - оештыручы" һәм "Өстәмә белем бирү педагогы". Безнең районны 3 педагог тәкъдим итте:
1. Гумерова Р.Р., Сәләтле балалар мәктәп-интернаты сыйныф җитәкчесе;
2. Хабибуллина М.Г, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты педагог-психологы;
3. Габдулхакова Г.Г., Шекше төп мәктәбе педагог-оештыручысы.
Барлык катнашучылар да лаеклы чыгыш ясап, үз осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Укытучыларыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!