Бөек Җиңү көне алдыннан,6 май көнне, Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Георгий тасмасы-хәрби дан символы» хәтер дәресе үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр сугышчан дан символы – Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы һәм аның җәмгыятьтәге үткәндәге һәм хәзерге вакыттагы роле турында белделәр: ул һәрвакыт Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгын гәүдәләндерде.