Квиз – уенда 1 урын

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

5 май көнне Габдулла Тукайга 140, Муса Җәлилгә 120 ел тулу уңаеннан  “Яшьлек”  яшьләр үзәге тарафыннан “Сабантуй” спорт – мәдәни комплексында квиз – уен оештырылды. Уенда катнашу өчен 10 команда чакырылган иде. Әлеге мавыктыргыч чарада Финанс – бюджет палатасының да “Ялт–йолт” командасы катнашты. Ни өчен Ялт – йолт дигәндә, беренчедән, Габдулла Тукайның күпчелек сатирик әсәрләре “Ялт – йолт” журналында басылып килсә, икенчедән, финансист хезмәте, бухгалтер һөнәре нәкъ менә шундый төгәл сыйфатларга ия һәм һәр эш оператив, ягъни ялт- йолт итеп башкарылып килә.

Квиз берничә раундтан торып, һәр раундта ике шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы буенча кызыклы сораулар яңгырады. Сорауларга бирелгән җаваплардан йомгак ясалып, нәтиҗәдә, Финанс – бюджет палатасы командасы лаеклы 1 урынга ия булды. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International