Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9, 11 сыйныф укучылары «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән бөтен ил буйлап агачлар утыртыла. Без чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре белән берлектә бу мөһим эшкә үз өлешләрен кертүләре белән горурланабыз. Алар утырткан агачлар үсеп, ныгып, ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшереп торсын!