Казан шәһәрендә Ботенроссия АгроНТИ конкурсының региональ этабы узды

2019 елның 17 мае, җомга

15-16 нчы май көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында Ботенроссия АгроНТИ конкурсының региональ этабы узды. Эзмә, Иштуган, Сатыш һәм Түбән Шытсу мәктәпләре укучылары әлеге конкурсның Агрометео һәм агроробот номинацияләрендә катнашты. Иштуган мәктәбе укучысы Денисов Никита Бурганов Т.Ю. җитәкчелеге астында җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International