“Яшьлек” яшьләр үзәге, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйгегә йомгак ясады.
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулды. Бу уңайдан “Яшьлек” яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, “Мин тормышны яратам!” дип исемләнгән шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Бәйге кысаларында, районыбыз оешма, предприятиеләре, коллектив белән бергә Габдулла Тукайның әсәрләрен сөйләргә тиеш булдылар. Барлыгы 30 га якын эш каралып шуларның барысы да аерым игътибарга алынды.
Бәйгенең тәбрикләү тантанасы, 5 нче май көнне, районыбызның “Сабантуй” күңел ачу комплексында узды. Коллективларны бәйрәм белән Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы котлап, бәйгедә актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бәйрәмгә килгән коллективлар белән иң элек, Габдулла Тукайның тууына 140 һәм шулай ук герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, “Тукай һәм Җәлил-сүз көче” дип исемләнгән квиз уен үткәрелде. Квизда шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы һәм халкыбызның мәдәни мирасын барлаучы сораулар яңгырады.
Шигъри бәйгедә актив катнашып, шигырьләрне сәнгатьле һәм югары дәрәҗәдә башкарган, халкыбызның милли рухын, коллективларның бердәмлеген чагылдырган өчен һәр коллективка дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Башларына түбәтәйләр кигән, татар халкының милли киемнәреннән, образга кереп, киенеп килгән коллективларга карап, Ирек Рамазан улы “Бүгенге бәйрәм татарның милли рухын чагылдырган киемнәрегез һәм түбәтәйле җитәкчеләребез белән истә калыр. Хезмәт иткән вазыйфаларыгыздан тыш, иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт табуыгыз өчен рәхмәт сезгә ”-, диде.