Бүген, 2019 елның 18 маенда Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында картинг буенча МИКРО, МИНИ, СУПЕР МИНИ, KZ2 классларында Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионаты һәм беренчелеге старт алды.
Юлда йөрү кагыйдаләре куркынычсызлыгын, юл-транспорт хәлакәтләрен кисәтү максатыннан Тимершык авыл җирлегенең җирле әһәмияткә ия булган юлларына ут яктырткычын кире кайтаручы юл билгеләре урнаштырылды. Шулай ук юл кичүе урыннарына махсус сызыклар сызылды.
17 май көнне Мамалай авылында Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәхим улы катнашында гражданнар җыены булып узды. Җыен барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
2019 елның 11-17 май көннәрендә Сочида (Красная Поляна) «Факел» VIII корпоратив фестиваленең «Газпром» ҖАҖ үзешчән иҗат коллективлары һәм ярдәмче җәмгыятьләр һәм оешмалар башкаручылары финал туры узды.
Фестиваль 12 майда тантаналы рәвештә ачылды. Шул ук көнне беренче конкурс чыгышлары да башланды. Жюри хөкеменә катнашучылар «вокал», «хореография», «вокал-инструменталь һәм инструменталь ансамбльләр», «эстрада-цирк һәм үзенчәлекле жанр», «фольклор» номинацияләрендә программаларны тәкъдим иттеләр.
Пәнҗешәмбе көнне "Роза Холл" концерт залының төп сәхнәсендә фестивальнең рәсми ябылу тантанасы узды. Гала-концертта җиңүчеләр "Факел - 2019" Гран-при белән бүләкләнде.
15-17нче май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Президент спорт уеннарының финал этабы булып үтте.
Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз.
8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылындагы сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән стела каршында бәйрәм митингы үткәрелде.
15 май – Бөтендөнья Гаилә бәйрәме көнендә Тимершыкның “Кояшкай” балалар бакчасында Гаилә бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә киләсе уку елында мәктәпкә керүче 8 бала үз гаиләләре белән катнашты. Бәйрәмнең максаты – гаилә нигезләрен ныгыту, традицияләрне барлау , бер-береңә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буынга тормыш кыйммәтләрен аңлату. Чара күтәренке рухта үтте. Барыбызның гаиләләрендә именлек булсын!
16 майда Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Бәйге авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты.