Килдебәк авыл җирлегендә Җиңү Көне

2019 елның 17 мае, җомга

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылындагы сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән стела каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Әлеге митингта Килдебәк мәктәбе укучылары һәм укытучылары, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. Укучылар мәктәптән һәйкәлгә кадар, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Шулай ук, укучылар Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары да әзерләгәннәр иде. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

9 нчы майда Туктар авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә төзелгән стеланы тантаналы төстә ачу чаралары булып узды. Әлеге стеланы якташларыбыз бертуган Ильсур һәм Марат Галиевлар төзетте. Әлеге стелада Туктар  авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәре мәңгелештерелгән. Бәйрәм чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Рәзин улы, Дагыстан Республикасының Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Әпсәләмов Газинур Хаҗи улы, “Трейд металл” компаниясе генераль директоры Галиев Илсур Ибрахим улы һәм “Яшел парк” экотехнопаркы генераль директоры Галиев Марат Ибрахим улы катнаштылар. Алар авыл халкын Җиңү Көне белән тәбрикләделәр  һәм бертуган Галиевларга кылган изге эшләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International