ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

19 нчы май көнне Казан шәһәрендә республикакүләм судомодельләштерү ярышлары беренчелеге узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай»  приютында 17 май конне семья бәйрәме үткәрелде. Әти–әнилэрнен килүе, бәйрэмдә уеннарда катнашуы,  кичәне тагын да ямьлэндереп жибәрде.Теләче, Балтач, Саба муниципаль районынын  «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин  итү һәм социаль яклау” бүлекләреннән дэ белгечләр килгән иде. Бәйрәм бик күнелле утте.

 

18нче май көнне Саба район мәдәният йортында "Ел гаиләсе-2019" район бәйгесенең финалы узды. Әлеге чарада зона бәйгеләрендә катнашып җиңүгә ирешкән иң яхшы гаиләләр тәбрикләнде. Алар арасында Шекше авыл җирелегннән дә ике гаилә бар. Шекшедән Хөсәеновлар "Спорт сөюче гаилә" номинациясендә җиңү яуласа, Алан-Елга авылында 50 ел парлы тигез гомер кичергән Нәзировларга "Ихтирамга лаек гаилә" исеме бирелде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

19 май көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында яшь гаиләләр белән "Гаилә - бәхет учагы" дигән очрашу булды. Алар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, мавыгулары, ирешкән уңышлары турында әйтеп үттеләр. Алга куелган максатлары белән уртаклаштылар.Очрашу конкурслар белән бергә үрелеп барды.Очрашу барыбыз өчен дә күңелле һәм файдалы булды.
 

СССРда 19 майда һәрвакыт Пионерия көне билгеләп үтелә иде. Без барыбыз да, пионер отряды җыенында ачык тавыш бирү юлы белән пионерга кабул иткәннәрен хәтерлибез. Пионер линейкасында Советлар Союзы пионерларының тантаналы вәгъдәсен бирә идек һәм шуннан соң өлкән пионервожатый безгә кызыл пионер галстугы һәм пионер значогы тапшыра иде. Ул вакытта пионерга алу һәркем өчен бик мөһим вакыйга иде. 19 май көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында элеккеге пионервожатый Галимова Т. Г. белән очрашу булып узды. Тайфә Габдрахмановна 26 ел Тимершык урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләде. Үзенең истәлекләрендә ул бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Балалар белән төрле уеннар оештырды. Балаларның аның белән тиз генә аерылышасылары килмәде.


19
май, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 19 маенда Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча МИКРО, МИНИ, СУПЕР МИНИ, KZ2 классларында Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионаты һәм Беренчелеге ябылу тантанасы булып узды.

Хөрмәтле журналистлар, хәбәрчеләр, матбугат ветераннары! 

 Барыгызны да Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйбыз. Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны район, республика яңалыкларыннан хәбәрдар итү өчен иң кадерле хәзинә – сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез, рухи байлык өләшәсез. Электрон мәгълүмат чаралары колач җәюгә карамастан, яшәешне басма матбугаттан башка күз алдына китерү кыен. Алга таба да район халкының мәдәниятен, мәгърифәтен, социаль-икътисади тормышын үстерүгә лаеклы өлеш кертерсез дип ышанабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш телибез.

Тэги: Бәйрәм белән!

18 май көнне район мәдәният йортында " Ел гаиләсе 2019»йомгаклау конкурсы булып узды. Күп кенә чыгышлар көчле хисләр уятты, алар озак алкышларга күмелде.


18
май, 2019 ел
шимбә

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган «пионер балачагын искә төшереп " акциясе үткәрделәр»

Тэги: Мәдәният бүлеге

18 май көнне Халыкара музейлар көне уңаеннан, «Музейда төн» халыкара акциясенә Саба туган якны өйрәнү музее да кушылды. Шушы максаттан, кич белән “Музейларда тарих чагыла” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге чарага   туган якны өйрәнүчеләр, тарих белән кызыксынучы якташларыбыз һәм  хезмәт юлына музей эшчәнлегенә багышланган  мөхтәрәм кунаклар чакырылды. Кызыксындыра тәҗрибә уртаклашу кичәсенә әверелгән чарада һәр катнашучы, туган төбәгебез тарихына кайгыртучанлыгын белдереп, әһәмиятле фикерләрен, киңәш-теләкләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International