Саба күптармаклы җитештерү предприятисе хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль контракт нигезендә Байлар Сабасы бистәсендә урамнарда агач кисү, җияүлеләр өчен юл аркылы чыгу билгесен яңарту эшәре алып барыла.
Фаттахов Ильнар Ильдус улы Язлы Арташ авыдлында ифтар ашы оештырды. Аш алдыннан мәчеттә намаз укылды.
18 май көнне район мәдәният йортында " Ел гаиләсе 2019» конкурсынын йомгаклау этабы булып узды. Олыяз авылыннан Гатауллиннар гаилэсе катнашып, «Ин тату гаилэ» исеменэ лаек булды. Шулай ук әлеге чарада Республикакуләм «Минем шәҗәрәм» конкурсының муниципаль этабында 2нче урынны яулаган, 5нче сыйныф укучысы Шәйхетдинова Азалия бүләкләнде.
СССРда 19 майда һәрвакыт Пионерия көне билгеләп үтелә иде. Без барыбыз да, пионер отряды җыенында ачык тавыш бирү юлы белән пионерга кабул иткәннәрен хәтерлибез. Пионер линейкасында Советлар Союзы пионерларының тантаналы вәгъдәсен бирә идек һәм шуннан соң өлкән пионервожатый безгә кызыл пионер галстугы һәм пионер значогы тапшыра иде. Ул вакытта пионерга алу һәркем өчен бик мөһим вакыйга иде. 19 май көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында элеккеге пионервожатый Галимова Т. Г. белән очрашу булып узды. Тайфә Габдрахмановна 26 ел Тимершык урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләде. Үзенең истәлекләрендә ул бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Балалар белән төрле уеннар оештырды. Балаларның аның белән тиз генә аерылышасылары килмәде.
Подрядчы оешма ШЭ «Таипов» тарафыннан "Юлбат торак пунктында мәдәният йорты ремонты" объекты буенча ремонт эшләре башкарыла. Хәзерге вакытта түбә ябу эшләре бара.
Шушы көннәрдә Казанда «Без бергә» Республика балалар сәнгать фестиваленең финал чарасы булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Республикада чәчү кампаниясенең агымдагы барышы һәм терлекчелек тармагы үсеше турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Полярник көне-Россия Федерациясе Президентының 2013 елда полярникларның казанышларын тану билгесе белән билгеләнгән һөнәри бәйрәм. 21 майда билгеләп үтелә. Датаны сайлау 1937 елның 21 маенда "Төньяк полюс-1" поляр станциясен ачу датасы белән бәйле.
2012 елда бәйрәм учреждениесе инициативасы белән Федерация Советы әгъзасы, Арктикада халыкара хезмәттәшлек буенча РФ Президентының махсус вәкиле Артур Чилингаров чыгыш ясады.
Полярник көнен гамәлгә кую турындагы мәсьәлә РФ Президентына 2013 елның 25 апрелендә «туры линия» барышында бирелде. Аны Санкт-Петербург полярниклары ассоциациясе вице-президенты Николай Корнилов күтәрде. Ул чакта В. Путин: «билгеләп үтә башлагыз, ә без имза салабыз», - дип шаяртып җавап бирде.
Идел буе Болгары күп динле дәүләт булган. Бу хакта әрмән бистәсендә XIV йөзгә якын Болгар шәһәрчегендә (Хәзер Болгар) төзелгән православие храмы — Грек палатасы калдыклары сөйли. X гасыр башында Болгар балтавар Алмуш ханафит толкасы ислам динен кабул итә.
19 нчы май көнне Казан шәһәрендә республикакүләм судомодельләштерү ярышлары беренчелеге узды.