"Ночь в музее"

2019 елның 18 мае, шимбә

18 май көнне Халыкара музейлар көне уңаеннан, «Музейда төн» халыкара акциясенә Саба туган якны өйрәнү музее да кушылды. Шушы максаттан, кич белән “Музейларда тарих чагыла” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге чарага   туган якны өйрәнүчеләр, тарих белән кызыксынучы якташларыбыз һәм  хезмәт юлына музей эшчәнлегенә багышланган  мөхтәрәм кунаклар чакырылды. Кызыксындыра тәҗрибә уртаклашу кичәсенә әверелгән чарада һәр катнашучы, туган төбәгебез тарихына кайгыртучанлыгын белдереп, әһәмиятле фикерләрен, киңәш-теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International