Картинг буенча ярышлар

2019 елның 18 мае, шимбә

Бүген, 2019 елның 18 маенда Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында картинг буенча МИКРО, МИНИ, СУПЕР МИНИ, KZ2 классларында Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионаты һәм беренчелеге старт алды.

Ачылу тантанасында мөхтәрәм кунаклар катнашты:

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе: Марат Рашат улы Ишниязов; Россия автомобиль федерациясе Вице-президенты, Россия картинг комитеты рәисе Василий Иванович Скрыль; Россиянең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, Дакар 2014 раллие һәм 2018 елгы Шелковый путь ралли марафоны җиңүчесе, Эко рейс 2017 елгы Африка раллие җиңүчесе, Камаз Мастер командасы пилоты Андрей Олегович Каргинов; Россиянең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, Дакар 2015 раллие һәм Шелковый путь 2012 һәм 2016 ралли марафоны җиңүчесе, Камаз Мастер командасы пилоты Айрат Илгизәр улы Мардеев; Узыш җитәкчесе урынбасары Евгений Львович Шафранов; Татарстан Республикасы автоспорт Федерациясенең техник директоры Резедә Әнәс кызы Мортазина; Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Марат Мидхәт улы Гаязов;ярышларның баш секретаре Марина Игоревна Дудина; ярышлар директоры Ирек Рамазан улы Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International