ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

26 июнь көнне Кече Шыңар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

25 – 27 нче май көннәрендә  районыбызның иң актив укучылары "Инициатива-2019» Республика балалар хәрәкәте фестиваленең профильле сменасында булып кайттылар.  

Тэги: Мәгариф идарәсе

25 май 2019 ел – Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале “Каравон” үткәрелде. “Каравон” – ул зур гореф-гадәтләрне саклый һәм үстерүгә хезмәт итә торган фестиваль. Бу бәйрәм рус халкының күңел көзгесе булып тора. Елдан ел фестивальгә булган игътибар, катнашучы коллективлар, тамашачылар саны арта бара. “Каравон” бәйгесендә Иске Икшермә мәдәният йортыннан “Сударушки” ансамбле, Татар Икшермәсе мәдәният йортыннан “Нур” ансамбле катнашып диплом белән бүләкләнделәр.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

"Саба РҮХ "ДАССО җирлегендә" Колопроктологиянең актуаль мәсьәләләре " дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән Н. Мишә авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең шигырьләре, җырлары, биюләре белән катнашучылар эби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар. Эби-бабайлар концертта катнашучылар йөзендә үзләренең балаларын, оныкларын күрәләр, ә алар, үз чиратларында, күңел җылысы һәм чисталыгы бүләк итәләр. Бу аралашу кирәк: ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле һәм ялгыз булмаган итеп тоярга ярдәм итә. Эби-бабайлар алдында ешрак чыгыш лар иде!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

2019 елның 28 маенда Эзмә авылының «Игенче» ҖЧҖ машина-трактор паркында «2019 елда чәчүлекләрне карау һәм терлек азыгы әзерләү эшләренә әзерлек " темасына семинар – киңәшмә узды.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 28 маенда Саба балалар сэнгать мэктэбе хореография бүлегенең чыгарылыш сыйныф укучылары (укытучысы Мөбәрәкҗанова А. З.) халык биюлэре дисциплинасы буенча соңгы чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар. Имтихан барышында укучылар станок янында төрле халык биюләре характерында күнегүләр башкардылар, Идел буе халыклары биюләре ( татар, татар-мишәр, башкорт, рус, мари) һәм якын чит ил халыклары биюләре (украин, молдаван, карпат, грузин, әрмән, үзбәк)   биеделәр.

28 май көнне район мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган театральләштерелгән тамаша булды

28 май көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба  үзәк китапханәсе  хезмәткәрләре Татар Икшермәсе авылында урнашкан "Тургай "балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар. Балалар өчен махсус әкият тамаша күрсателде.  Китапханә хезмәткәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән җыелган акчаларга алынган күчтәнәчләр тапшыру иң күңелле мизгелләр булды. Бу изге эштә катнашкан һәм ярдәме тигән һәркемгә иң изге теләкләребезне һәм олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

2019 нчы елның 27 нче май көнендә  “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе базасында  2007-2008 нче  елгы, 2009 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар,  кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды.  Әлеге ярышларның максаты һәм бурычлары: сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау,  яхшы спортсменнарны ачыклау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International