Халык биюе буенча чыгарылыш имтиханы

2019 елның 28 мае, сишәмбе

2019 елның 28 маенда Саба балалар сэнгать мэктэбе хореография бүлегенең чыгарылыш сыйныф укучылары (укытучысы Мөбәрәкҗанова А. З.) халык биюлэре дисциплинасы буенча соңгы чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар. Имтихан барышында укучылар станок янында төрле халык биюләре характерында күнегүләр башкардылар, Идел буе халыклары биюләре ( татар, татар-мишәр, башкорт, рус, мари) һәм якын чит ил халыклары биюләре (украин, молдаван, карпат, грузин, әрмән, үзбәк)   биеделәр.

Имтиханда Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары каршында сынау тоттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International