25 нче майда Мичән топ белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Тугызынчы сыйныфны 7 укучы тәмамлый. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә әти-әниләр, районнан килгән вәкилләр һәм авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятия җитәкчеләр дә катнашты. Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларны уку елы тәмамлану белән котладылар, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр.
30 май көнне Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен “Алдакчылар”дигән темага лекция уздырылды.
25 май көнне Эзмә мәдәният йортында мәктәп бәйрәме-Соңгы кыңгырау булып узды. Котлау сүзләре белән мәктәп директоры Шәймәрданов А. Н. чыгыш ясады, авыл җирлеге башлыгы А. Р. Шәйхетдинов, «Игенче» ҖЧҖ генераль директоры А. З. Зарипов, «Әхмәтов» КФХ башлыгы А. Г. Әхмәтов, «Лен» ҖЧҖ директоры Габдрахманов Р. В., имам д. Илебер Гыйльманов Р. С., шулай ук беренче укытучылар, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар.
Бәйрәм кунаклары укучыларны мәктәпне тәмамлау белән котладылар, имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортларында укуларын дәвам итүләрен теләделәр, шулай ук истәлекле грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар үзләре дә кызыклы концерт программасы әзерләделәр: җылы сүзләр, нәфис шигырьләр, изге теләкләр һәм матур җырлар.
Алар үзләренең укытучыларына уку дәвамында биргән белемнәре, ата-аналары һәм бөтен туган мәктәп коллективына рәхмәт белдерделәр. Традиция буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын беренче сыйныф укучылары котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аларга 9 һәм 10 нчы сыйныф укучылары да кушылды. Сонгы кыңгырау чыңлады.
Гражданнарны кабул итү
Елыш авылында мәчет төзелеше дәвам итә.
28 май көнне сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г. Р. һәм Галиева Э. Р., Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары белән бергә пленэр сезонын ачып җибәрделәр.en plein air – «ачык һавада» кояш яктысы һәм әйләнә-тирә мохит йогынтысына бәйле барлык төсләрнең байлыгын картинада тапшыруны күздә тота торган терминнар.
өрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз. 8(84362)24589,89172644432. телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук тулырак мәгълүматны сайтта карагыз https://gto.ru.
29 нче май көнне Балалар иҗат үзәге базасында Техник иҗат фестивале булып үтте.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан җир законнарын бозу буенча «кайнар линия» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев һәм аның урынбасары Илсур Кәримов җавап бирде. "Кайнар линия» эшләгән вакытта барлыгы 40 тан артык кешегә консультация бирелде. Сезнең игътибарыгызга сорауларның иң актуальләрен һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.
Бу көннәрдә “МДСУ-1” оешмасы тарафыннан , “Авыл урам юлларын норматив хәлгә китерү” республика максатчан программасы нигезендә, Югары Симет авылының Тукай урамында юл төзекләндерү эшләре бара. Барлыгы 480 метр юл төзекләндереләчәк. Югары Симет авыл җирлеге.