Традицион мәктәп бәйрәме - Соңгы кыңгырау

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

    25 май көнне Эзмә мәдәният йортында мәктәп бәйрәме-Соңгы кыңгырау булып узды. Котлау сүзләре белән мәктәп директоры Шәймәрданов А. Н. чыгыш ясады, авыл җирлеге башлыгы А. Р. Шәйхетдинов, «Игенче» ҖЧҖ генераль директоры А. З. Зарипов, «Әхмәтов» КФХ башлыгы А. Г. Әхмәтов, «Лен» ҖЧҖ директоры Габдрахманов Р. В., имам д. Илебер Гыйльманов Р. С., шулай ук беренче укытучылар, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар.

  Бәйрәм кунаклары укучыларны мәктәпне тәмамлау белән котладылар, имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортларында укуларын дәвам итүләрен теләделәр, шулай ук истәлекле грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар үзләре дә кызыклы концерт программасы әзерләделәр: җылы сүзләр, нәфис шигырьләр, изге теләкләр һәм матур җырлар.

  Алар үзләренең укытучыларына уку дәвамында биргән белемнәре, ата-аналары һәм бөтен туган мәктәп коллективына рәхмәт белдерделәр. Традиция буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын беренче сыйныф укучылары котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аларга 9 һәм 10 нчы сыйныф укучылары да кушылды. Сонгы кыңгырау чыңлады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International