2019 елның 26 маенда "Сабантуй «мәдәни-спорт комплексында «Сабантуй" КСК Ачык Кубогы узды.
Тимершик мәктәбендә башлангыч сыйныфлар табигатькә сәяхәткә чыктылар.
30 май көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларның чыгарылыш бәйрәме узды .
30 май көнне Мичән авыл җирлегендә җирлек территориясендә урнашкан оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә үткәрелде. Көн тәртибендә «Сабантуй» милли бәйрәмен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.
26 май көнне Мичән авыл җирлегендә яшәүчеләр «Бердәм Россия " праймеризында актив катнаштылар»
25 май көнне Яңа Мичән авылы мәчетендә Ифтар ашы булып узды. Бу чараны "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән"бүлекчәсе оештырды.
25 нче майда Мичән топ белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Тугызынчы сыйныфны 7 укучы тәмамлый. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә әти-әниләр, районнан килгән вәкилләр һәм авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятия җитәкчеләр дә катнашты. Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларны уку елы тәмамлану белән котладылар, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр.
30 май көнне Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен “Алдакчылар”дигән темага лекция уздырылды.
25 май көнне Эзмә мәдәният йортында мәктәп бәйрәме-Соңгы кыңгырау булып узды. Котлау сүзләре белән мәктәп директоры Шәймәрданов А. Н. чыгыш ясады, авыл җирлеге башлыгы А. Р. Шәйхетдинов, «Игенче» ҖЧҖ генераль директоры А. З. Зарипов, «Әхмәтов» КФХ башлыгы А. Г. Әхмәтов, «Лен» ҖЧҖ директоры Габдрахманов Р. В., имам д. Илебер Гыйльманов Р. С., шулай ук беренче укытучылар, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар.
Бәйрәм кунаклары укучыларны мәктәпне тәмамлау белән котладылар, имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортларында укуларын дәвам итүләрен теләделәр, шулай ук истәлекле грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар үзләре дә кызыклы концерт программасы әзерләделәр: җылы сүзләр, нәфис шигырьләр, изге теләкләр һәм матур җырлар.
Алар үзләренең укытучыларына уку дәвамында биргән белемнәре, ата-аналары һәм бөтен туган мәктәп коллективына рәхмәт белдерделәр. Традиция буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын беренче сыйныф укучылары котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аларга 9 һәм 10 нчы сыйныф укучылары да кушылды. Сонгы кыңгырау чыңлады.
Гражданнарны кабул итү