Без походка барабыз!

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Тимершик мәктәбендә башлангыч сыйныфлар табигатькә сәяхәткә чыктылар. Һәр яз саен табигатькә чыгу яхшы традициягә әйләнде. Авылның матур урыннары белән танышу, уйнау һәм ял итәр өчен менә дигән мөмкинлек. Мәктәп күләмендәге поход эстафетадан башка үтмәде.Укучылар вакытны бик күңелле үткәрделәр: сукмаклар буйлап йөгерделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бер-берсе белән аралаштылар. Уеннар-җырлар белән вакытның үткәне дә сизелмәде. Бүгенге сәяхәт- иң  күңеллесе булды! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International