2019 нче елның 25 нче маенда Шәмәрдән лицеенда чыгарылыш укучыларына багышланган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. 26 укучы мәктәп белән саубуллаштылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырырга, уңышлар һәм бәхетеле киләчәк теләнде
Мәктәп- безнең икенче йортыбыз.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәрдаим социаль яктан авыр хәлдә калган, күп балалалы, аз керемле, мөмкинлекләре чикле гаиләләрнең балалары һәм районның белем бирү учрежденияләрендәге балалар белән профилактик эшчәнлек алып баралар.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең ишегалларын, капка төпләрен чистарту эшләрен дәвам итәләр. Шулай ук бакчаларында түтәлләрне йомшарту, яшелчә һәм чәчәкләр үстерү өстендә эшлиләр.
2019 елның 24 маенда Ш.А.Сунгатов җитәкчелегендә Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, ГТО нормативларын тапшыру кысаларында, үзләренең физик сәләтләрен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Әлки районының Әхмәт авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Бакиров, ул үзе өчен бизнес кына түгел, ә бөтен тормыш эше – татар токымлы атларны торгызу.
Авыл хуҗалыгы товарлары эшкәртү кооперативы «Каймак» - сөт эшкәртү эшчәнлеген гамәлгә ашыра. 2019 елнын 1 кварталаны җитештерелгән продукция күләме 5671 мең сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе " ветераннар өчен ике айлык» дигән социаль акция турында искә төшерә, аның кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве өч көнлек срокта бара. Әлеге акция 22 апрельдә старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Күптән түгел Татарстан Росреестры физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрде өч сәгать эчендә кайнар линиягә 70тән артык шалтырату килде! Гражданнар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина җавап бирде. Әлеге теманың актуальлеген исәпкә алып, сезнең игътибарыгызга төп сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.
Олы Нырты авыл җирлегендә тузган торакны сүтү буенча эшләр алып барыла.