2019 елның 24 маенда Ш.А.Сунгатов җитәкчелегендә Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, ГТО нормативларын тапшыру кысаларында, үзләренең физик сәләтләрен күрсәттеләр.
Әлеге чара Олимп стадионында узды, анда 40тан артык кеше катнашты. Финансистлар һәм бухгалтерлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр һәм шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бик уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калдылар: эш көненнән соң разрядка алдылар, үзләренең сәләтләрен тикшерделәр.
.jpg)
.jpg)