ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Саба муниципаль районының "Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Минем гаиләм - минем байлыгым" темасына чара үткәрделәр. Чара барышында балалар конкурсларда катнаштылар, кроссворд һәм табышмаклар чиштеләр, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында барлык мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Тэги: СЯУ

2
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 02 нче июлендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда район прокуратурасы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре   катнашты.

Тэги: СЯУ

25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында район халкына “Тормышыңны бозма!” дигән темага   мәгълүмати буклетлар тараттылар.

Буклет тарату вакытында белгечләр һәм волонтерлар халыкны «наркотик», «наркотикка бәйлелек» төшенчәләре, наркотиклар куллану билгеләре һәм ни өчен кешеләр наркотиклар куллана башлау сәбәпләре белән таныштырдылар.

Тэги: СЯУ

      2017 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән чираттагы җыелыш узды. Җыелышта эш урыннарында куркынычсызлык техникасы буенча сораулар күтәрелде һәм планлы инструктаж үткәрелде, шулай ук «өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе»технологиясе буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Хезмәтне саклау белгече Сайфуллина Фирдәуся хезмәткәрләрне ришвәт алу очракларын булдырмау буенча белешмәлек белән таныштырды. Социаль эш буенча белгеч Камалетдинова Чулпан социаль хезмәткәр этикетасы буенча аңлату әңгәмәсе үткәрде. Социаль пакет буенча сораулар тикшерелде. Йорт яны территорияләрен чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр кузгатылды.

Тэги: СЯУ

20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Еллар үткәч тә онытылмаслык вакыйгалар бар. Аларның бөеклеген, мөхимлеген тагын да ныграк аңлыйбыз, югары бәялибез. Бу вакыйгаларның берсе- илебездә булган Бөек Ватан сугышы. Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлану көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә район халкына мәгълүмати буклетлар тараттылар.

         Акциянең үткәрү максаты, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату тора. Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.

Тэги: СЯУ

18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Яшел усентеләр» технологиясе буенча эшлиләр. Үсентеләрне карыйлар, су сибәләр, түтәлләрне утыйлар.  Шулай ук «Гарденотерапия» технологиясе буенча үз участогында чәчәкләр үстерәләр. Өлкәннәр үз эшләреннән бик кәнагәтъ, бакчадагы ускән барлык үсентеләргә карап хозурланалар

Тэги: СЯУ

11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- тасмалар таратылды.

Тэги: СЯУ

31
май, 2019 ел
җомга

Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне  билгеләп үтелә. Балачак –иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, кабатланмас та булып истә кала. Балаларны яклау көне уңаеннан  “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Саба районы мөхтәсибәте һәм ТР мөслимәләр берлегенең Саба филиалы,  “Альпари” ЯФ белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балаларга бүләкләр тараттылар.

Тэги: СЯУ

28
май, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәрдаим социаль яктан авыр хәлдә калган, күп балалалы, аз керемле, мөмкинлекләре чикле гаиләләрнең балалары һәм районның белем бирү учрежденияләрендәге балалар белән профилактик эшчәнлек алып баралар.

Тэги: СЯУ

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре  ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең  ишегалларын, капка төпләрен чистарту эшләрен дәвам итәләр. Шулай ук бакчаларында   түтәлләрне йомшарту, яшелчә һәм чәчәкләр үстерү өстендә эшлиләр.

Тэги: СЯУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International